Бүген ТРда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67нче очрагы теркәлгән
Коронавирус

Бүген ТРда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67нче очрагы теркәлгән

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

1957 елда туган ир-ат, яңа коронавирус йогышының авыр формасы белән, Казан шәһәренең 12нче номерлы хастаханәсенең вакытлыча йогышлы госпиталенә салына. Пациентның хроник авырулары булган.

Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.