Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Галимнәр Covid-19 белән авыруларның канында куркыныч антитәнчек тапканнар

Көчле ялкынсынуларга китерүче антито авыр формадагы коронавирус инфекциясе белән авыручыларда ачыкланган.

Галимнәр коронавирус йоктырган пациентларның канында куркыныч антитәнчек таптылар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә Амстердам университеты профессоры Менно де Винтер җитәкчелегендәге Нидерланд биологларын тикшерүгә сылтама белән.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, авыр формадагы коронавирус белән авыручы пациентларның кан плазмасында барлыкка килә торган антитәнчекләрнең берсе инфекция тудырмый, ә көчле ялкынсынуларга китерә.  Бу антитәнчек, тикшеренү күрсәткәнчә, Сovid-19 шиплы аксымына кушыла һәм күзәнәкләр-макрофаглар белән үзара бәйләнеш булса, көчле ярсуга китерә.

«Бу "адаптив иммунитет" кертелгән вакытта күп кенә пациентларның сәламәтлеге кискен начарлана", - дип аңлата галимнәр.

Белгечләр әлеге антитәнчек өстәвенә тромблар барлыкка килүгә, кан тамырларының эшен бозуга да китерүен ачыклаган. Бу ике фактор бергә кешеләрнең хәле авыраюының төп сәбәпләрнең берсе. Әлеге реакцияләрне "фостаматиниб компонентларының берсе-R406 матдәләре, иммуноген тромбоцитопениядән дарулар" ярдәмендә туктатканнар. Бу дару иммун күзәнәкләр ферментлары эшен блокларга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса