Әлмәттә коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр күбәйгән
«Соңгы 2 атнада коронавирустан прививка ясарга теләүчеләр күбәйде», – дип билгеләп үтә Әлмәт медицина хезмәткәрләре.
Беренче поликлиниканың прививка кабинетында көн саен 50дән артык кеше була. Район үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә буенча 60-70 кеше коронавирустан привика ясата. . Якынча шундый ук күрсәткеч хөкүмәт массакүләм вакцинация турында игълан иткәч күзәтелгән. Табиблар салкын тию чорына кадәр халыкның күп өлеше прививка ясатуына өметләнә. Сәламәтлек саклау министрлыгы искә төшерә: ревакциацияне хәзер үк узарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа