Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Кабатлана башлады

Көнүзәк мәсьәләләр

Таҗлы вирус кабат «баш калкытып» маташкан чорда республиканың, шул исәптән Әлмәтнең дә хезмәт коллективларына кабаттан битлек кию режимына кайтырга кирәк булачагы турында искәрттеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов таҗлы вирус инфекциясен профилактикалау эшләрен көчәйтергә өндәде. Соңгы атнада республикада COVID-19 белән авыручылар күрсәткече 32 процентка артканлыгын да бәян итте ул Министрлар Кабинетында булып узган  киңәшмәдә.

- Хезмәт коллективларында, мәгариф оешмаларында һәм социаль өлкәнең башка учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәүне тәэмин итәргә кирәк, - дип басым ясады республика башлыгы.

Табиблар таҗлы вирусның яңа дулкыны килүен искәртсәләр дә, әлегә массакүләм саклану чараларын кулланышка кертү күзәтелмәде. Татарстанда битлек режимы июнь башларында туктатылган иде. Ул чорда COVID-19 белән авыручылар саны күрсәткече шактый кимеде. Шуңа да карамастан, медицина учреждениеләрендә эшләүчеләр аны салып та тормады.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыручылар санының артуы сезонлылык белән бәйле булуын белдерде. Вирусларның таралуы, кагыйдә буларак, көз һәм кыш айларына туры килә килүен. Шулай да сакланганны Аллаһы Тәгалә дә саклармын дигән бит. Җәмәгать урыннарында битлек кию-кимәү әлегә һәр кешенең үзеннән тора. Алга таба таләпләр катгыйланырга да мөмкин. Анысын вакыт күрсәтер.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса