Узган тәүлектә Татарстанда 235 кешедә коронавирусы расланган, шуларның 35е хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 30 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 142 831 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 136 704 (+244) кеше терелгән.
4 үлем очрагы теркәлгән.