Узган тәүлектә Татарстанда 258 кешедә коронавирусы расланган, шуларның 20се хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 17 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 139 352 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 132 453 (+538 ) кеше терелгән.
Соңгы тәүлектә 5 үлем очрагы теркәлгән.