Татарстанда тагын 260 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 30ы хастаханәгә озатылган.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар – 28 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 138 835 очрагы теркәлгән, 131,5 мең кеше (шуларның 594е – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада 2,5 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,9 миллион кеше икенче дозаны да алган. 287 084 кеше ревакцинация узган.