Татарстанда коронавирус белән авыруның 114 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 114 очрагы ачыкланган. 36 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйдә дәвалана.
14 гыйнварга Татарстанда 44 072 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан бирле 37 452 (+97) кеше терелгән.
6 үлем очрагы ачыкланган.