Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 50 очрагы ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
20 августка Татарстанда 24 925 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 21 963 (+37) кеше терелгән.
951 273 кеше вакцинацияләнгән, 2 нче дозаны 778 937 кеше алган.