Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәтнең ковид-госпитале өстәмә урыннар җәелдерергә әзер

Әзерлек югары дәрәҗәдә.

Әлмәтнең ковид-госпитале өстәмә урыннар җәелдерергә әзер - район башлыгы Тимур Нагуманов бу атнада инстаграмдагы туры эфир барышында әнә шулай дип белдерде.

Башлык сүзләренә караганда, районыбызда коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять буенча өстәмә чикләүләр кертү өчен әлегә алшартлар юк. Тик шулай да табиблар оператив әзерлектә тора.

Мәгълүм булганча, соңгы араларда Мәскәү төбәгендә хәл кискенләшү сәбәпле локдаун кертелде, аның үрнәгендә РФнең кайбер субъектларында да өстәмә чикләүләр кертелә башлады.

- Татарстанда вәзгыятьне оператив штаб контрольдә тота. Әлмәт һәм республика территориясендә чикләүләр кертү өчен әлегә алшартлар юк. Әмма вәзгыять тиз арада үзгәрергә мөмкин икәнен истән чыгармыйбыз, - диде Тимур Нагуманов.

Бүгенге көндә Әлмәтнең ковид-госпиталендә нигездә авыр хәлдәге пациентлар дәвалана. Алар 128 кеше. Вакытлы йогышлы авырулар госпитале базасында 190 урынга кадәр авыруларны кабул итү мөмкинлеге каралган.

- Кирәк була калса, башка мәйданчык та бар - тире-венерология авырулары диспансеры. Әмма бүгенгә аңа ихтыяҗ юк әле, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Аның сүзләренә караганда, коронавирусның икенче дулкынында кешеләр ютәлли башлауга яки температуралары күтәрелүгә шунда ук табибларга мөрәҗәгать иткәннәр, ә хәзер хәл башка. Йогышлы авырулар госпиталенә ОРВИдан үз белдекләре белән дәваланырга тырышып, КТның өченче яки дүртенче, ягъни шактый җитди стадиясенә җиткән кешеләр килеп эләгә, шуңа аларны дәвалау да катлаулы уза. Тик шунысы куанычлы, безнең табиблар инде җитәрлек кадәр тәҗрибәгә ия. Форсаттан файдаланып, Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне мөмкин булганча саклык чараларын күрергә, Covid-19дан вакцина ясатырга чакырды.

- Авыруның үзенә кайчан килеп кагыласын беркем дә белми, шуңа күрә һәркемгә прививка ясатырга киңәш итәм, - дип ассызыклады ул.

Сүз уңаенда әйткәндә, шәһәрнең барлык дәвалау учреждениеләрендә - үзәк район шифаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм «Татнефть» ААҖ медсанчастенда да вакцина ясатырга була. Моннан тыш, «Панорама» сәүдә үзәгендә дә вакцинация пункты эшли. Ул теләге булганнарны кичке вакытта - дүрттән алып сигезгә кадәр кабул итүгә исәпләнгән. Шулай ук предприятиеләргә күчмә бригадалар чыга.

Исегездә тотыгыз: вакцина ясату - бүгенге көндә иң ышанычлы саклану чарасы. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, республикада вакцинацияне мәҗбүри итү турында сүз юк, прививкалар ирек-ле нигездә ясала. Шулай да әлегә вәзгыятьне тотрыклы ук дип әйтеп булмый. Фаразларга караганда, золымның өченче дулкыны килү ихтималы да юк түгел. Үз сә-ламәтлегебез үз кулыбызда икәнен онытмасак иде.

 

Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса