Әлмәт районы Татарстанда вакцинацияләнгән  халык саны буенча лидер булып тора
Коронавирус

Әлмәт районы Татарстанда вакцинацияләнгән халык саны буенча лидер булып тора

"Әлмәт халкының  иң күбе коронавирустан вакцинацияләнгән  районнарның берсе. Апрель ахырына бу сан 25% тәшкил итте", - дип хәбәр итте статистиканы Ләйлә Фазлыева.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева белән туры эфир вакытында район башлыгы башлыгы Тимур Нагуманов әйтте.

Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Әлмәттә һәм районда 35,5 мең кеше прививка ясаткан — бу халыкның 38,6% ы дигән сүз.

 Әлмәт үзәк район хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада һәм «Татнефть» медсанчастендә прививка ясарга мөмкин. Моннан тыш, «Панорама» сәүдә үзәгендә өченче катта вакцинация пункты эшли — анда кичке якта вакцинация ясатып була. Вакцинация көн саен 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр  үткәрелә.

Шулай ук предприятиеләрдә күчмә бригадалар эшли. «Җитәкчеләр хезмәткәрләрнең авырмаулары һәм җитештерү процессы туктап калмавы өчен тырышалар", - дип нәтиҗә ясады Тимур Нагуманов.