Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган
Коронавирус

Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 35 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 35 очрагы ачыкланган. 

1 майга Татарстанда 20 491 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  17 598 (+75) кеше терелгән.

Ике кешенең йөрәге тибүдән туктаган.