Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 428 кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.1951 һәм 1955 елларда туган ике хатын-кыз вафат булган.