Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт-Татарстанда Covid-19дан вакциналаштыру буенча лидер

Әлмәттә 11 меңнән артык кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.

"Республиканың нефть башкаласы өлкәннәр арасында коронавирустан вакцинация буенча республикада иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә", - дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмдагы туры эфир вакытында.

 

Аның сүзләренә караганда, безнең шәһәр һәм район халкы яхшы активлык күрсәтә. Бүгенге көндә 11 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Вакцинацияне элеккечә үк үз дәвалау учреждениесендә: район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада яки медсанчастьтә узарга мөмкин. Шулай ук «Панорама»да мобиль пункт ачылды.

Ул эш көннәрендә 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли.  Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса