Тагын 3 татарстанлы коронавирус корбаны булган
Коронавирус

Тагын 3 татарстанлы коронавирус корбаны булган

Пандемия башланганнан бирле 29 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 415 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.

1933 һәм 1941 елгы ике хатын-кыз, 1952 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. 

Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.