Татарстанда коронавирус белән авыруның 49 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 49 очрагы ачыкланган. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 28 кеше өйдә дәвалана.
6 мартка Татарстанда 18 284 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 14 991 (+54) кеше терелгән.
92 402 кеше вакцинацияләнгән. 21 195 кеше 2 нче дозаны алган.
53 вакцинацияләү пункты эшли.
Вакцинациягә РФның Дәүләт хезмәтләре порталы, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә, 122 номерына шалтыратып, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп һәм хастаханәләргә шалтыратып язылырга мөмкин.