Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт шәһәренең баш санитар табибы: «Коронавирус белән вәзгыять бераз стабильләшсә дә, киеренке кала»

1 мартта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның инстаграмда традицион туры эфиры булды.

Трансляциянең кунагы Татарстан республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина булды. Ул медицина оешмаларына COVID-19дан Спутник V вакцинасы планлы рәвештә кайтарыла, шуңа күрә шәһәр һәм район халкы ике этапта ирекле рәвештә бушлай прививка ясата ала, дип сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт районында бүгенге көндә 5 меңнән артык кешегә COVIDтан вакцина ясалган инде. Вакцинация барлык медицина учреждениеләрендә үткәрелә һәм шулай ук  «Панорама» сәүдә үзәгенең өченче катында вакцинация оештырылды, әлмәтлеләргә уңайлы булсын өчен медицина учреждениеләре базасында бригадалар эшли һәм оешма, предприятие җитәкчеләре заявкасы буенча медиклар, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, шәһәр предприятиеләренә чыгалар, хезмәткәрләргә прививка ясыйлар.


"Вакцина авыру куркынычын киметә, безне каты авырудан, гариплектән, үлемнән саклап кала. Прививка ясатылган кеше авырырга мөмкин, әмма ул җиңел формада үтә», - дип хәбәр итте Ирина Владимировна.


Шулай ук ул туганнары һәм үзенең дә дә прививка ясатканлыгын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса