Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә Covid-19 белән авыручылар өчен булган вакытлы госпиталь ябылды

11 февральдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда узган туры эфирда соңгы вакытта госпитализацияләүгә мохтаҗ булган яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүен билгеләп үтте.

Шуңа бәйле рәвештә, Covid-19 зарарланган кешеләр өчен тире-венерология диспансерында булган вакытлыча госпитальне яптылар. Әмма бу мәйданчык, авырулар саны арткан очракта, әзерлек режимында торачак. Моннан тыш, якын киләчәктә уңай хәл сакланса, акрынлап район үзәк хастаханәсенең бүлекләре дә штат режимында эшли башлаячак.

Моннан тыш, Тимур Дмитриевич кислородка 22 пациент тоташтырылганлыгын, бишесе ИВЛДА икәнен дә хәбәр итте. Ул әлмәтлеләрне социаль дистанцияне саклауны дәвам итәргә һәм медицина битлекләрен кияргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса