Әлмәттә коронавирус белән авыруның ике яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 86 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 86 очрагы ачыкланган. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.
⠀
22 гыйнварга Татарстанда 15 275 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 11 659 (+82) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 9 345 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 1876 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (69,5 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа