Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә «Татнефть» медсанчастенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясатуы турында сөйләде

Медсанчастьтә дә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пункты оештырылды. (8553) 311-155, 311-161 телефоннары буенча алдан язылырга мөмкин.

Медсанчастьнең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Закирова Альбина Гамир кызы COVID-19 дан «Спутник V» прививкасын кадаткач, тәэссирләре белән уртаклашты.
Ул медсанчасть хезмәткәрләре арасында беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация процедурасын ирекле рәвештә узды.

«Телефон аша язылдым һәм билгеләнгән вакытка Әлмәт үзәкхастаханәсенә килдем, - дип сөйли Альбина Гамир кызы. « Вакцинация 22 декабрьдә һәм 12 гыйнварда ике этапта үтте. Укол үзе ниндидер авыртулар тудырмады. Прививка ясатканнан соң авырмадым да, хәлем дә начараймады».
«Вакцинация - ул коронавирус инфекциясеннән төп корал, ул медикларга гына түгел, халыкка да кирәк», – дип саный Альбина Гамировна. «Спутник V» үзенең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын күрсәтә. Әлмәт халкына вакцинациядән курыкмаска һәм «Спутник V» ны кадатырга киңәш итәм».
 

 

Фото: "Татнефть" медсанчасте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса