Әлегә вакциналаштырылган татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.
Медиклар республика халкының 995енә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын 728 кеше узса, икенче этабын 267 кеше узды», — дип сөйләделәр анда.
Татарстанда «Спутник V» прививкасын 5 906 кеше ясаткан. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 татарстанлы алган.