Әлмәттә коронавирус белән тагын 5 кеше чирләгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән тагын 5 кеше чирләгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 90 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 90 очрагы ачыкланган. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 59 кеше өйдә дәвалана.

19 гыйнварга Татарстанда 15 017 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 11 404  (+72) кеше терелгән.