Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 53 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 53 очрагы ачыкланган. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 45 кеше өйдә дәвалана.

5 ноябрьгә Татарстанда 8649 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 7676 (+32) кеше терелгән.