Татарстанда 29 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Бөтен очраклары да контактлы. Тәүлек эчендә Әлмәттә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.
10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19ы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 2
18-30 - 2
30-50 - 9
50-60 - 8
60-70 - 6
70-80 - 1
80-90 - 1
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казан – 20
2. Яр Чаллы – 2
3. Азнакай – 1
4. Буа районы-1
5. Биектау – 1
6. Яшел Үзән – 1
7. Лаеш районы-1
8. Түбән Кама – 1
9. Питрәч – 1
27 августка Татарстанда 6396 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5222 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 15-е узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа