Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланган
Коронавирус

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланган

13 октябрьгә татарстанлыларның COVID-19дан 92 үлем очрагы теркәлгән.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз йогышлы авырулар хастаханәсенә пневмония белән китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1947 елда туган хатын-кыз ике яклы вируслы пневмония белән Чаллыдагы БСМПга китерелә. Кайбер хроник авыруларның кискенләшүе фонында хәле катлаулана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.