Әлмәттә фатирда бикләнеп калган баланы коткардылар
Әлмәт МЧС хезмәткәрләре 2 яшьлек кызны коткару өчен бикле фатир ишеген ачкан
Кичә, якынча кичке сәгать 10да 112 бердәм номерына Зарипов проспектындагы йортларның берсендә бикле ишекне ачарга кирәклеге турында хәбәр килә.
Фатирда ике яшьлек кыз калган була - аның бикне эчке яктан эләктереп куйганлыгы ачыклана. Коткаручылар ишекне ачып, сабыйны әти-әнисенә тапшыра һәм аларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрә.
ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа