Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Татарстанда Юрьев мәгарәләрендә 70 метрлы биеклектән егылып төшкән ир-ат коткарылды

Алынган имгәнүләр аркасында, Лениногорскида яшәүче 43 яшьлек ир авыр хәлдә булган.

Татарстанда Юрьев мәгарәләрендә 70 метрлы биеклектән егылып төшкән ир-ат коткарылган. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

15 июльдә 23.10 сәгатьтә 1нче ЗПСО коткаручылары республиканың Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәләрендә ир-атның ярдәмгә чакыруы турында ишетелә, дигән хәбәр алган. Бәлки, кемдер текә ярдан егылып төшкәндер.

Тау рельефы катлаулы булу сәбәпле, көймәдә ярдәмгә чакырдылар. Коткаручылар 70 метрлы биеклектән егылып, күп санлы имгәнүләр алган Лениногорскида яшәүче 43 яшьлек ир-атны таптыылар. Ир алган җәрәхәтләр аркасында авыр хәлдә булган. Коткаручылар һәм фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса