Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт кибетендәге янгын турында яңа мәгълүматлар ачыкланды

Бүген 11:39 сәгатьтә 01 телефонына Ленин урамы, 104Б/1 адресы буенча урнашкан кибеттә төтен чыгу турында хәбәр килә.

65 нче янгын частенең беренче янгын бүлекчәсе коткаручылары гомуми мәйданы 4 кв.м. булган кибеттә электроника һәм аксессуарлар януын ачыклый.
Сәбәбе - кыска ялганыш. Ут-ялкын кабынырга өлгерми.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 21 кеше һәм 6 берәмлек техника, шул исәптән Россия МЧСыннан 17 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын чыгуның башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса