Бүген Мәскәүдәге «Крокус Сити Холл»да концерт алдыннан атыш башлаганнар.
«Бүген Мәскәүдә коточкыч фаҗига булды. Билгесез кешеләр концерт залына һөҗүм итәләр. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Бу фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашам һәм зыян күргәннәргә тизрәк тернәкләнергә телим. Бу авыр вакытта Әлмәт халкы мәскәүлеләр һәм Россиянең барлык халкы белән!», - дип язган Нагуманов үзенең телеграм-каналында.