Әлмәт районында ике гаиләгә исәпләнгән йортта янгын чыккан
Янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.
Әлмәт районының Югары Мактама авылында ике гаиләгә исәпләнгән коттедж тибындагы шәхси йортта янгын чыккан.
Ашыгыч хезмәтләр Тукай урамына юл тота. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тәрәзәләрдән кара төтен чыгуын күрәләр. Янгын учагын сүндерү өчен янгын сүндерүчеләргә берничә минут кирәк булды. Нәтиҗәдә бер "квадратта" диван янып беткән. Залның стеналары һәм түшәме өлешчә ыслана. Янгын вакытында беркем дә зыян күрмәгән. Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге тикшерүчеләре хәбәр иткәнчә, янгынның сәбәбе тәмәке тартуда саксызлык булган.
Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа