Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә ут гаражны һәм машинаны юк итте

Тикшерүчеләр янгынның сәбәбен атады.

Әлмәтнең Урсалы микрорайонындагы  Бахорин урамына 112 системасы буенча килгән шаһит шалтыратуыннан соң ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Шалтыратучының сүзләре буенча, гаражда машина яна башлаган.

Урынга килгән янгын сүндерү подразделениеләрен гараж хуҗабикәсе каршы ала. Корылманың капка ачык була. Машинадан тыш, ялкын киштәләрдә урнашкан авторезинаны да юк итә.

Нәтиҗәдә, 66 «квадрат» мәйданда гараж һәм автомобиль янган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Алдан, моның сәбәбе транспорт чарасы узеллары һәм механизмнары төзек булмау, дип хәбәр итә Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге белгечләре.

Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса