Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә төнлә кафе янды

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Әлмәттә Тукай урамы, 46Б адресы буенча урнашкан кафедагы янгын турында  хәбәр 18 гыйнвар төнлә килде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр килүгә, бинаның түбәсе астыннан куе төтен күтәрелә, ризык әзерләү блогы эчендә ялкын күренә. 

«Янгынның бөтен түбәгә һәм эчке кафеларга таралу куркынычы бар иде. Административ офис бинасына янгын чыгу куркынычы юк иде», – дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.

Янгын мәйданы 80 кв. м.тәшкил итте, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса