Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бу елның 21 августына Әлмәт муниципаль районы территориясендә 361 янгын теркәлгән

Янгыннарда 13 кеше һәлак булган, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

2021 елның 21 августына Әлмәт муниципаль районы территориясендә 361 янгын  теркәлгән.


Эссе, коры һәм җилле һава торышы аркасында коры үлән һәм чүп-чар яну очраклары артты. Көчле җил аркасында хәтта зур учаклар да кыска вакыт эчендә янгын сүндерү процессын шактый катлауландыра торган мәйданнарга кадәр арта һәм торак пунктлар янында, урман фонды территориясендә утны торак корылмаларга күчү куркынычы зурая.


Быел апрель башыннан Әлмәт муниципаль районында 165 коры үлән, чүп-чар һәм 5 урман янгыны  яну очрагы теркәлгән.


Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Агач корылмалар, куаклар, коры үләннәр янында ут яндырмагыз.

Коры үләнне яндырмагыз, ут мизгел эчендә тарала.


Тирә-юньне чүп-чардан, төзелеш материалыннан һәм коры үләннәрдән вакытында чистартыгыз.

 

Чүп-чар, коры үләнне яндырмагыз.

Янгын куркынычы янаган чорда балаларга һәм яшүсмерләргә аңлату эшләре алып барасыз.

Балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез.


Җылыту приборларын  эксплуатацияләгәндә, шулай ук мунчаны кулланганда сак булыгыз.


Урманнарда учакларны якмагыз.


 Өйдә һәм ишегалдында беренчел янгын сүндерү чаралары: ут сүндергеч,  су, чиләк тотыгыз.


 Әгәр яшәгән җирегез урманга якын булса, кимендә 0,5 метр киңлектәге янгын куркынычсызлыгы полосасы яки башка янгынга каршы киртәләр белән аерырга кирәк.


Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 2 меңнән 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 6 меңнән 15 мең сумга кадәр; шәхси эшмәкәрләргә - 20 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга-150 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган.


Коры үлән яки чүп-чарны күрсәгез, битараф калмагыз, тиз арада чаралар күрегез. Әгәр янгын кечкенә булса, аны мөстәкыйль рәвештә кул астындагы чаралар белән сүндерергә мөмкин. Әгәр юк икән, «101»телефоны буенча янгын сагын чакырыгыз. Бары тик уртак көч белән генә без бәла-казаны кисәтә алачакбыз!


 Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы.

 

Хөсәенов Равил Илтозар улы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса