Әлеге хәл шәһәрнең Полевая урамындагы ремонт боксында булган.
«АПОПАТ» автотранспорт предприятиесе территориясендәге ремонт боксындагы чокырга 54 яшьлек ир егылып төшкән. Бу хакта хәбәр коткаручыларга 10 майда 15:00 сәгать тирәсендә килгән.
Коткаручылар урынга барып, ирне өскә тартып чыгарган һәм ашыгыч ярдәм машинасына урнаштырган.