Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Кама елгасында югалган әлмәтлене эзлиләр

6 октябрьдә якынча 14 сәгатьтә МЧСка Мамадыш тирәсендәге Кама елгасында Әлмәт районы Илтән-Бута авылыннан 52 яшьлек ир-ат югалуы турында хәбәр килгән.

Ир-атның улы сөйләвенә караганда, әтисе танышлары белән балык тотарга 5 октябрьдә машиналарда киткәннәр. Аның иптәшләре 5 октябрьдә кичке сәгать биштә әйләнеп кайта, ә югалган ир-ат аларны моторлы көймәдә куып тотарга тиеш була, әмма ул кире кайтмый.

Югалган кешенең автомобиле ярда калган, әмма көймәсе биредә булмаган.

Кичә 16:25 сәгатьтә коткаручылар Мамадыш районы Сухой Берсут авылы янында югалган көймәне таба, көймә Мамадыш районы полиция хезмәткәрләренә тикшерү-оператив гамәлләр үткәрү өчен тапшырыла.

МЧС хезмәткәрләре Кама елгасының уң һәм сул як ярларын, шулай ук 35,1 квадрат км мәйдан су өслеген тикшергән. Караңгы төшкәнче эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән. Эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса