Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә янгында ике кеше зыян күргән

Бүген, 28 гыйнварда, иртәнге 7.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Нефтьчеләр урамындагы 17 нче йортның җиденче катындагы бер фатир януы турында хәбәр килеп ирешә.

Фаҗига урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр подъездның төтен белән тулуын ачыклый. Бина эчендә коткаручылар үзләре мөстәкыйль рщвештщ чыга алмаган ике кешене табып ала.

Аларны битлекләр ярдәмендә урамга чыгаралар. 15 кеше, шул исәптән өч бала исә йорттан үзләре мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Янгыннан коткарылган ике кешене Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китерделәр.

Янгын 10 минуттан азрак вакыт эчендә сүндерелә. Янгынның мәйданы 6 кв. метр тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: пожар мчс