Шимбә көнне «МолЭко» экологик акциясе кысаларында шәһәр мәйданы территориясендә өмә үткәрелде.
Чарада студентлар һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук аларга Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та кушылды.
Ике сәгать эчендә катнашучылар 40 капчык чүп-чар җыйды. Өмә ахырында барысы да тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйланды.