Әлмәттәге аккош үзенә иптәш тапкан
Экология

Әлмәттәге аккош үзенә иптәш тапкан

Шәһәр күлендә яшәүче кара аккошның хәзер иптәше бар.

Аккошлар үзләренең парлары белән күп еллар бергә яши, ә кайбер очракларда бу союзлар гомерләре буе дәвам итә. Аларның үз партнерларына карата тугрылыгы шулкадәр легендар ки, йөрәк рәвешендәге кушылган ике аккошның муеннары мәхәббәт символына әверелде.