Чүп-чарны Объездной трактта тапканнар.
Әлмәттә 1000 квадрат метрдан артык мәйданлы чүплекне юк иткәннәр. Белгечләр 73/1 йорты янындагы Объездная трактта бетон, асфальт кисәкләре тапканнар. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә.
Пычранган кишәрлекнең мәйданы 1086,47 кв. м тәшкил иткән. Хокук бозу ачыкланганнан соң ведомство тарафыннан район башкарма комитетына кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек тулысынча бетерелгән.