Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә шикаятьләрдән соң шәхси секторда кипкән үлән яндыруны контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр

Чүп-чардан һәм үләннән котылуның мондый ысулы экологиягә һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә, дип ачыклык кертә белгечләр.

Әлмәт халкы соңгы вакытта шәхси сектор территориясендә коры-сарыларны, үләннәрне һәм чүп-чарны яндыруга зарлана. Бу хакта үз каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. Түрә билгеләп үткәнчә, күпләр өчен яндыру – корыган үләннән һәм чүп-чардан котылуның гадәти ысулы. Әмма, район башлыгы искәрткәнчә, бу экологиягә һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Моннан тыш, бу янгыннар китереп чыгарырга мөмкин.

«Утильләштерүнең күпкә куркынычсыз һәм экологик ысуллары булып компостлаштыру һәм үсемлек калдыклары өчен көнкүреш ваклагычларын куллану тора», – дип нәтиҗә ясады Нагуманов.

Район башлыгы җаваплыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм экологик нормаларны үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Хокук бозучыларга штраф салачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса