Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстан Арбитраж суды Әлмәт компаниясеннән туфракка китерелгән зыян өчен 4,7 миллион сумнан артык акча түләткән

Росприроднадзор белгечләре канализация коллекторының өске кырые аша пычраклар агызылуын ачыклаган.

 Татарстан Арбитраж суды «Әлмәт-Водоканал» компаниясеннән туфракка китерелгән зыян өчен 4,7 миллион сумнан артык акча түләткән. Предприятие югарыда телгә алынган сумманың бер өлешен түләгән инде. Сүз 1,5 миллион турында бара, дип хәбәр иттеләр Росприроднадзор матбугат хезмәтендә.

Элегрәк белгечләр канализация коллекторының өске кырые аша  суларның агып төшүен ачыклаганнар. Пробалар  алдылар. Лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге хезмәткәрләре  пычраткыч матдәләрнең артып китүен билгеләделәр. "Водоканал" адресына китерелгән зыянны ирекле түләү турындагы дәгъвалар җавапсыз калды. Нәтиҗәдә Росприроднадзор вәкилләре судка мөрәҗәгать иттеләр. 

Фото: rpn.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса