Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Кышын кошларны ашатыгыз!»

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү проблемасы бүген бигрәк тә актуаль. Чөнки кешенең шәхес буларак формалашуы нәкъ менә шушы чорда бара да бит.

Экологик тәрбия кысаларында кышкы суыкларда кошларны саклау мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Канатлы дусларыбыз ел әйләнәсе кешеләргә шатлык бүләк итәләр, файда китерәләр. Ә менә кышлаучы кошларга бу чорда табигый ризык табу кыенлаша, аларның күбесе ачлыктан һәм суыктан һәлак була.

9 нчы «Садко» балалар бакчасында «Кышын кошларны ашатыгыз!» дип аталган  акция узды. Чара бакчада тәрбияләнүчеләрдә генә түгел, аларның әти-әниләрендә дә зур кызыксыну уятты.

Кошларга ярдәм итү өчен балалар үзләренең тәрбиячеләре белән берлектә кышлаучы кошлар өчен участокларда «Кошлар ашханәсе» ясадылар. Әтиләр җимлекләр әзерләүдә булышты. Аларны кошларга уңайлы һәм куркынычсыз булырлык итеп эшләделәр. Балалар саф һавада йөрергә чыккан саен җимлекләргә кошлар өчен азык салырга гадәтләнделәр. Һәм кошларга кара ипи ашатырга ярамаганлыгын да яхшы үзләштерделәр, чөнки бу аларның тормышы өчен куркыныч. Кошларның нәни дуслары канатлы «күршеләре» өчен өйләреннән төрледән-төрле азык: тозлы булмаган сало, нарат күркәләре, ярмалар алып килделәр. Урамга чыгар алдыннан ипине ваклап, аны әзер җимлекләргә салдылар, шулай ук кошларны көнбагыш, бодай, тары ярмалары һәм башка «тәм-том» белән сыйладылар. Участокка очып килгән карабүрекләр, песнәкләр, чыпчыклар аларны рәхәтләнеп ашадылар.

Балалар белән «Кышлау-чы кошлар» дигән темага уртак эшчәнлек тә бик кызыклы булды. Балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Ата-аналар өчен «Кышлаучы кошларның очрашуы» дигән буклетлар хә-зерләнде.

Нәтиҗәдә балалар безнең якларда кышлаучы кошлар, аларның тормышы, үз-үзләрен тотышы, яшәеш мохитының үзенчәлекләре турында күпне белделәр. Әмма акциянең төп нәтиҗәсе шунда, балалар безнең ярдәмнән башка канатлы дусларыбызга кышкы чорда бик кыенга туры киләчәген яхшы аңладылар.

Екатерина Берюляева, өлкән тәрбияче Светлана Стрелкова,  тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса