Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Уртак эшләр көтә

Әлмәт районы башкарма комитетының экология һәм төзекләндерү департаменты «Татнефть» компаниясе гранты акчасына «Экотуризм» проектын эшләтеп җибәрде.

Мәктәп укучыларын агарту максатын күздә тоткан әлеге проектның төп чараларыннан берсе - Дала Зәе елгасы буйлап йөзү.

Аяк астында декабрь кары шыгырдаган мәлләрдә җәйге кызу көннәрне искә алу үзенә бер рәхәтлек бирә. Һәркемнең үз җәе, үз хатирәләре дигәндәй, кемдер һава шарында очу бәхетенә ирешкән, кемнәрдер күл буенда, пляжның ак комында кызынып яткан, берәүләр исә, чәчләрен җилдә җилфердәтеп, автомобиль тәрәзәсеннән матур күренешләрне карап хозурланган. Ә менә экология департаменты хезмәткәрләре командасының энтузиазмы бәрабәренә шәһәребез мәктәплә-рендә укучыларның кайберләре Дала Зәен буйсындыру белән бәйле истәлекләрне хәтерләрендә озак сак-ларлар.

Баштарак ул гаилә белән ял итү чарасы кебегрәк уйланылган була. Ә менә «тәүге юл яручыларның» хис-кичерешләре үзебезнең елга белән якыннанрак танышырга теләүче яңадан-яңа кешеләрне җәлеп итә. Шулай итеп төркемдә дусларның дуслары һәм башка сыйныфташлары пәйда була.

Елга буйлап беренче йөзү мондый форматтагы актив ялның бик тә файдалы булуын күрсәтә. Анда катнашучылар онытылмаслык тәэсирләр алалар һәм командада үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен үзләш-терәләр. Тагын берничә тапкыр шундый йөзү оештырганнан соң, инициатив төркем озак сроклы проект булдырырга карар итә. Елга буйлап күңелле сәяхәтләр экотуризмга башлангыч бирә. Хәзер маршрутлар мәктәп укучыларын туган ягыбыз табигате белән таныштыру һәм аның турында кайгыртырга өйрәтү ниятеннән максатка юнәлешле итеп төзеләчәк. Иң беренче итеп билгеләнгән бурычларның берсе - Дала Зәе елгасы яр буен кипкән-корыган агачлардан арындыру.

Тик сәяхәткә чыгарга әзер торучылар булу белән генә эш бетми шул әле. Проект финанслауны таләп итә. Уйланган эшләрне тормышка ашыру өчен өстәмә җиһазлар: катамараннар, шлемнар һәм башка инвентарь кирәк була. Өстәвенә туристлар өчен кемпинглар төзергә дә карар ителә. Ни дисәң дә, иң чыдам дигәннәргә дә ял кирәк бит. Ә яхшы итеп җиһазланган урында ял итүне берни белән дә алыштырып булмый. Кемпинг беседкадан һәм киенү-чишенү урыныннан, учак ягу өчен кулай урыннан һәм санитар зонадан торачак.

Шушындый теләк-гозерләр белән инициатив төркем «Татнефть» ААҖгә финанслауны сорап мөрәҗәгать итә. Килешенүнең барлык этапларын уңышлы узганнан соң, проект җиңеп чыга һәм күптән көтелгән грантны алу бәхетенә ирешә.

Бүген исә балалар һәм аларның остазлары, хуш исле чәй табыны артына җыелып, инде башкарылган эшләрне шатлык хис-ләре белән искә алалар һәм алда торган язгы сезонга план коралар. Алда аларны экологик культура формалаштыру, эчке туризмны оештыру ниятеннән районны популярлаштыру һәм аның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру юлында күп кенә уртак эшләр көтә.

 

 

Эльмира Царегородцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса