Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Алар кышын ярдәмгә мохтаҗ

Декабрьнең беренче көне Иске Михайловка мәктәбендә бик җанлы узды.

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Урман хуҗалыгы министрлыгының Әлмәт районы буенча вәкиле белән берлектә, «Тояклы кыргый хайваннар өчен утлыклар ясау», «Песнәкләр көне», «Кошларны ашат!» кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау», шулай ук рәсемнәр конкурсларына йомгак ясадылар.

Балаларга һәм өлкәннәргә кышлаучы кошларга һәм тояклы кыргый хайваннарга алар өчен кыен булган кышкы чорны кичерергә, утлык-лар, җимлекләр ясарга, кошларны һәм хайваннарны ашатуны оештырырга яки рәсем ясап, әлеге конкурсларда катнашырга тәкъдим ителгән иде. Конкурсның төп максаты балалар һәм өлкәннәрне берләштереп, аларда кышлаучы кошларга һәм тояклы кыргый хайваннарга ярдәм итү теләге уятудан, игътибарларын аларның кыш көне булган проблемаларына юнәлтүдән, үсеп килүче буында экологик культура тәрбияләргә омтылудан гыйбарәт иде.

«Бу конкурслар безнең мәктәп урманчылыгы өчен менә дигән кышкы традиция булып тора. Балалар ясаган җимлекләр бик кызыклы килеп чыккан. Аларны ясаганда ата-аналар да читтә калмаганлыгы күренеп тора. Без беркемне дә рәнҗетмәскә булдык, шуңа күрә бөтен катнашучылар да җиңүчеләр дип танылды. Һәр Мактау грамотасы җимлекләрнең бар булган үзенчәлекләрен чагылдырды. Ә менә төп бүләккә, әлбәттә, кошлар һәм тояклы кыргый хайваннар ия булды. Хәзер аларның туклану өчен унлап ашханәсе бар», - дип билгеләп үттеләр хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге-нең Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы А.Г. Мортазин һәм Акташ участок урманчылыгының участок лесничие И.С. Гыйбадуллин.

Азактан иң дулкынландыргыч мизгел - җиңү-челәрне бүләкләү булды. Жюрига аларны билгеләү бик җиңел булмагандыр. Кошлар һәм тояклы кыргый хайваннар өчен йортлар ясаган катнашучыларны номинацияләр буенча бүләкләделәр. Бөтен гаилә белән ясаган иң яхшы, иң уңайлы, иң үзенчәлекле  җимлекләр сайлап алынды. Эшләрен билгеләп үтмичә калу мөмкин булмаган балаларны да махсус призлар белән куандырдылар.

Конкурста катнашучы-ларның барысын да ихлас-тан котлыйбыз! Укытучыларга, ата-аналарга балаларны конкурсларда катнашырга әзерләүләре һәм бу эшләрне оештырулары, җимлекләр ясауда ярдәм итүләре һәм остаз буларак тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез! Ә конкурсларда катнашкан өчен бүләк сыйфатында без барыбыз да язын йортларыбыз янында кошларның рәхмәтле сайравын ишетербез дип ышанабыз!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса