Әлмәттә «ЭКОяз 2022» акциясе кысаларында чаралар узды
4 алмагач һәм 70 петуния чәчәге утыртылды.
18 майда Татарстан республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, "Экология һәм төзекләндерү департаменты" хезмәткәрләре белән берлектә, Кәләйдә урнашкан "Солнышко" балалар бакчасында "ЭКОяз 2022" акциясе кысаларында табигатьне саклау чаралары үткәрделәр. Балалар белән берлектә, бакча территориясендә 4 алмагач һәм 70 петуния чәчәге утыртылды.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа