Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бүген - Халыкара җир көне

Барлык илләрдә дә  22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме.

Бу көнне җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.

Бәйрәмнең тарихы Америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 нчы гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр. Мортонның моңа эче поша, шуңа күрә ул яшелләндерүгә багышлап бер көн кертергә тәкъдим итә. Иң күп агач утыртучыларга бүләкләр дә бирәләр хәтта. Бу көнне Агач көне дип йөртә башлыйлар.

l Беренче Агач көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млн га якын агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне рәсми бәйрәм дип игълан ителә, аны Мор-тонның туган көнендә - 22 апрельдә билгеләп үтәләр.

l1970 елда әлеге акциягә планетаның төрле почмак-ларында яшәүче 20 млн нан артык кеше кушыла һәм бу көнне Җир көне дип йөртә башлыйлар.

l1990 елда инде ул халыкара бәйрәмгә әйләнә һәм акциядә 141 илдән 200 млн кеше катнаша.

lӘ Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә.

lҖир көне - яз көне үт-кәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә. Әлеге уңайдан 30 апрельдә республикакүләм «Хәтер бакчасы» дигән акция үткәрелә. Бу көнне Әлмәт урман хуҗалыгы агачлар утырту оештыра, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең экология департаментыннан.

lҖир көненең символы - Ак фонда яшел төстәге тета грек хәрефе. Әлеге көннең флагы да бар.

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса