Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә балалар ток чыганакларын җыю акциясен башлады

13нче урта мәктәптә «ЭКОяз-2022» кысаларында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция старт алды.

Бу максатларда уку йортында махсус контейнер урнаштырылган, аларга батарейкалар салырга мөмкин.

Акция файдаланылган батарейкаларны аерым җыю һәм утильләштерү системасын оештыруга, шулай ук балаларның экологик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм әйләнә-тирәлеккә экологик тәрбия аша җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән.

Кулланып булмый торган батарейкаларны һәм аккумуляторларны гадәти ысул белән утильләштерергә ярамый, чөнки коррозия йогынтысында саклагыч металл катламы җимерелә һәм агулы металллар туфракка җиңел үтеп керергә, грунт суларын яки яндырганда һаваны агуларга сәләтле.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса