Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Әлмәт урманчылыгы белгечләре җиңүчеләргә бүләкләр — мактау грамоталары һәм символик призлар тапшырган.

Әлмәт муниципаль районының Иске Михайловка урта мәктәбендә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган.

Әлеге конкурс 1-4 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 3 сыйныф укучысы Валерия Кинева яулаган. Икенче урынга Елизавета Будникова (1 сыйныф), өченче урынга Раилә Мохтасарова (4 сыйныф) һәм Тимерхан Низамов (2 сыйныф) лаек булган.

Шулай ук «Иң үзенчәлекле җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса