Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр "Урманны саклыйк" акциясе кысаларында 10 меңнән артык нарат үсентеләре утырттылар

Татарстанда волонтерлар барлыгы 1 миллионнан артык агач утырттылар.

9 октябрьдә Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән халыкара акция узды. Шәһәр халкы 4 га мәйданда 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртты. Бу хакта экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итә.

Бу участокта үсентеләр тагын яз көне дә утыртылачак. 

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, акция кысаларында Татарстанда 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртылган, шулай ук чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР «Урманны саклыйк» акциясенә өченче тапкыр кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса