Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә "ЭКОяз 2021" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Экология һәм төзекләндерү департаменты, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән берлектә, «ЭКОяз 2021»республика конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләде.

Ел саен үткәрелә торган акция санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан халкын табигать саклау чараларында катнашуга җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Быел конкурс 1 апрельдән 31 майга кадәр «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие» номинацияләрендә үткәрелде. Ярыш кысаларында тәкъдим ителгән чаралар территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, экологик флешмоблар, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, тематик шигырьләр һәм җырлар язу, шулай ук Татарстан республикасының һәм Әлмәт шәһәренең әйләнә-тирә мохитенә сакчыл карашка юнәлтелгән экологик акцияләр һәм башка чаралар үткәрүне үз эченә алды.


Җиңүчеләр 22 нче «Алсу» балалар бакчасы, Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия, Галиевлар гаиләсе һәм Әлмәт торба заводы. Аларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса